Шафран чияләре [Şafran çiyələre] [Russian translation]
Songs
2025-12-08 15:53:59
Шафран чияләре [Şafran çiyələre] [Russian translation]
Яшьлегемнең бары тик бер язы
Синдә калды, чияле Шафран
Ап-ак чия чәчкәләрен күреп
Агылып кабат йөрәк яна
Ап-ак, ап-ак чәчкә аткан язын чия
Шафранны күмеп нурга, ямьгә
Тулып таша хисләр айлы кичтә
Күңелемне төреп моңга, назга
Шафран чияләре коя чәчкә
Төймәләнә инде җимешкә
Яшьлек үтә диеп кайгырмаска
Күмеп гомерләрне көмешкә
Ап-ак чия чәчкәләрең синең
Күз алларымда тора һаман
Язлар җитү белән йөрәккәем
Сагына сине, чияле Шафран
- Artist:Guzel Urazova
- Album:Тик син диеп