Аерылмагыз [Ayerılmağız] lyrics

Songs   2024-07-08 18:53:04

Аерылмагыз [Ayerılmağız] lyrics

Күл буенда ялгыз аккош

Каерылган канатлары

Канатларны каера ул

Аерылу газаплары

Аерылмагыз, аерылмагыз

Булса да сәбәпләре

Канатларны каера ул,

Аерылу сәгатьләре

Ят кошны пар итмәс ул кош

Ялгыз канат какса да

Бездә бергә булалмабыз

Сулар үргә акса да

Ялгыз аккош күргән саен

Өзелә бәгерләрем

Нигә без бергә чакларнын

Белмийбез кадерләрен

Күл буенда ялгыз аккош

Каерылган канатлары

Канатларны каера ул

Аерылу газаплары

Аерылмагыз, аерылмагыз

Булса да сәбәпләре

Гомерләрне кыскарта ул,

Аерылу сәгатьләре

Tatar Folk more
  • country:
  • Languages:Tatar, Crimean Tatar
  • Genre:Folk
  • Official site:
  • Wiki:
Tatar Folk Lyrics more
Tatar Folk Featuring Lyrics more
Excellent Songs recommendation
Popular Songs
Artists
Songs