Күңелем тынычлыгы [Küñelem tınıçlıgı] lyrics

Songs   2024-10-05 07:18:08

Күңелем тынычлыгы [Küñelem tınıçlıgı] lyrics

Бикләнеп тормаган, бәйләнеп тотмаган,

Кая һаман ашкына соң күңелем минем?

Хыялларым инде, бар тормышка ашты,

Бәлки йөрәк тибешемне тик тоеп булмый.

Күңелем кош сыман сәфәрләргә очып китәр иде,

Син генә мине тотып тыймасаң .

Күңелем кош сыман тынычлыгын бердә белмәс иде

Син мине сөеп кенә тормасаң .

Сөйгәнемне таптым, тормышым да якты,

Мәхәббәт җимешем җанга нур сибеп тора.

Ник соң кирәк сиңа, туймаслы күңелең

Нинди тагын юллар миңа язмышым кора?

Көн саен ашыгам төрле эш кылырга,

Онытылып дөньябызның сизәргә ямен.

Тукталып карасаң син минем күземә

Иң тыныч урын икән бит синең кочагың

Guzel Urazova more
  • country:Russia
  • Languages:Tatar, Russian
  • Genre:Pop
  • Official site:http://urazova.ru
  • Wiki:https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A3%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%BE%D0%B2%D0%B0,_%D0%93%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%BB%D1%8C_%D0%90%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0
Guzel Urazova Lyrics more
Guzel Urazova Featuring Lyrics more
Excellent Songs recommendation
Popular Songs
Artists
Songs