Көтәм [Kötəm] lyrics
Songs
2024-11-14 21:18:08
Көтәм [Kötəm] lyrics
Язам, сиңа соңгы хатны язам,
Язар сүзләрем күп түгел,
Күптән инде сагынып яна күңел.
Очар, минем хатым бик тиз очар,
Бер җылы сүз җитә, иркәм,
Үзем сиңа ашыгып очып киләм.
Көтәм иркәм, сине көтәм,
Хәлләремне син дә анла,
Җавап бирче, сине көтәм,
Дөнья матур тик син барда.
Өмет, йөртә мине шул бер өмет,
Кичер дә син хаталарым,
Төзәт, җаным, йөрәк яраларын.
Алда, матур көннәр көтәр алда,
Тере талса бәгыръләрем,
Белер идем мәңге кадерләрен.
- Artist:Guzel Urazova