Мәк чәчәге [Məq çəçəge] lyrics
Songs
2024-10-05 09:15:45
Мәк чәчәге [Məq çəçəge] lyrics
Бер берсенә сыенып үскән
Кызыл мәк чәчәкләре
Бергә булсын диләр микән
Алда күрәчәкләре
Мәк чәчәге кызыла
Сөйгәнем генә ерак
Күпме сынаулар үтсәк тә
Бергә булырбыз сыман
Җәйге җилләр җилпердәтә
Ефәк таҗ күлмәкләрен
Көендереп көлләр итә
Хәлләреңне белмәүең
Өздем инде, түзә алмадым
Мәк чәчәгенең агын
Исләремә төшәсең дә
Хәсрәтле булганда
- Artist:Guzel Urazova
- Album:Мәхәббәт ул шундый...