Мин сине таныдым [Min sine tanıdım] lyrics
Songs
2025-12-08 04:52:05
Мин сине таныдым [Min sine tanıdım] lyrics
Мин сине көткәнмен икән
Мин бит сине эзләгән
Еллар, вакыт арасыннан
Очратам дип күзләгән
Тавышың да шундый таныш
Карашларың да якын
Кыска гына шул мизгелдә
Кабынды җанда ялкын
Бер карауда күзләренә
Мин бит сине таныдым
Өзелепләр көткән кешем
Син икәнен аңладым
Йөрәккә башканы кертми
Сиңа урын сакладым
Синең белән тормышымны
Өр яңадан башладым
Синең белән тирбәләбез
Бәхетнең дулкынында
Яныйк җаным сүнми торган
Мәхәббәт ялкынында
- Artist:Guzel Urazova