Моңнарымны бәлки ишетерсең [Moñnarımnı bəlqi işeterseñ] [Russian translation]
Songs
2025-12-08 04:52:06
Моңнарымны бәлки ишетерсең [Moñnarımnı bəlqi işeterseñ] [Russian translation]
Матур сүзләр әйтмә, күңелем эрер
Гафу итеп куярмын ялгыш
Күрмисеңме әллә, сизмисеңме
Күзләремдә син сипкән сагыш
Җитәкләшеп үткән юлларыбыз
Калган инде ап-ак томанда
Моңнарымны бәлки ишетерсең
Тәрәзәңне, тәрәзәңне яңгыр юганда
Җылы сүзләр әйтмә, йөрәк түзмәс
Кабатланыр хисләр яңадан
Үткәннәрдән ташкын булып агыр
Юлларыма чыктың кайлардан
Сөю сүзе әйтмә, үпкәләрсең
Сүрелгәнен тоеп күңелдә
Күрмисеңме әллә, сизмисеңме
Мин бит инде язлар түгелмен
- Artist:Guzel Urazova
- Album:Мәхәббәт ул шундый...