Моңсуланып утырма [Moñsulanıp utırma] [Russian translation]

Songs   2025-12-08 01:04:42

Моңсуланып утырма [Moñsulanıp utırma] [Russian translation]

Атлап түгел, йөгерә гомер

Сагышланып әрни күңел

Йөрәгемдә әле яшьлек

Боегыр вакыт түгел

Дөнья авыр дип еласаң

Язмышыңа да зарлансаң

Нигә кирәк андый гомер

Җырламасаң, моңайсаң?

Гомер үтә, үтә китә

Моңсуланып тик утырсан

Әйдә әле, җырлыйк әле

Истә калсын бу җырлар

Гомер бит ул агым судай

Агып китә барысы да

Калсын иде бәхет, шатлык

Хәтерем ярларында

Җылы кояш булсын һәр чак

Иске ихлас күңелләрдә

Якты өмет бирсен Ходай

Өметсез йөргәннәргә

Guzel Urazova more
  • country:Russia
  • Languages:Tatar, Russian
  • Genre:Pop
  • Official site:http://urazova.ru
  • Wiki:https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A3%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%BE%D0%B2%D0%B0,_%D0%93%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%BB%D1%8C_%D0%90%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0
Guzel Urazova Lyrics more
Guzel Urazova Featuring Lyrics more
Excellent Songs recommendation
Popular Songs
Artists
Songs