Очрашу мизгеле [Oçraşu mizgele] lyrics
Songs
2025-12-09 21:57:17
Очрашу мизгеле [Oçraşu mizgele] lyrics
Белдеңме, белмәдеңме,
Күрдеңме, күрмәдеңме?
Белмәсәң дә кемлегемне,
Сиздеңме эзләвемне?
Үзең дә эзләдеңме?
Очрашу мизгеле күңелле,
Бәхеткә күмә ул күңелне,
Мәхәббәт озайта гомерне,
Син миңа шуңа да кадерле.
Иң якты өметемне
Телимен өзмәвеңне,
Бергә–бергә гомер буе
Телимен яшәвеңне,
Бәхетле яшәвеңне
Сөйлимме серләремне,
Шатлыклы хисләремне,
Синең белән гомерлеккә
Бәхетле икәнемне,
Син инде беләсеңме?
- Artist:Guzel Urazova