Рәхмәт сиңа, әнкәй [Rəxmət siña, ənkəy] [Russian translation]
Songs
2025-01-10 13:15:56
Рәхмәт сиңа, әнкәй [Rəxmət siña, ənkəy] [Russian translation]
Үстердең син, әнкәй, биш балаңны,
Тидермичә җилгә-давылга.
Мәшәкатьле тормыш сукмагында
Бирешмәдең түздең авырга.
Әнкәемә булган рәхмәтемне
Ничек җиткерим соң, Ходаем?
Әнкәй саулыгына шөкер итеп,
Тәңрем, сиңа дога кыламын.
Шатлыгың да булды, хәсрәтең дә,
Изге булды һәрчак күңелең.
Моңсуланма әле картлык диеп,
Син бит лаек түгелең
Сәламәт һәм озын гомер телим,
Тынычлыкта үтсен картлыгың.
Балаларың өчен бик зур бәхет -
Ташып торса әнкәй шатлыгы.
- Artist:Guzel Urazova
- Album:Бергә типсен йөрәкләр