Соңгы димә [Soñgı dimə] [Russian translation]

Songs   2025-12-08 17:16:51

Соңгы димә [Soñgı dimə] [Russian translation]

"Соңгы чәчәк, соңгы гөлләр",- димә

Тик быелга алар соңгысы...

Кышлар үткәч, яңа язлар килер,

Гөлләрнең дә булыр яңасы

Соңгы димә, ахырзаман түгел,

Ышандырма әле җаныңны

Соңгы димә, кабул итми күңел,

Һәрнәрсәнең була дәвамы...

"Соңгы җырым, соңгы көем",- димә

Җыр телендә - җаннар авазы.

Йөрәк моңнарына каршы килмә,

Күпме кеше отып аласы

"Соңгы көнем, гомер соңы",- димә

Тик бер Ходай белә анысын

Таңнар аша яңа көннәр килә,

Өметле ит һәрбер яңасын

Guzel Urazova more
  • country:Russia
  • Languages:Tatar, Russian
  • Genre:Pop
  • Official site:http://urazova.ru
  • Wiki:https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A3%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%BE%D0%B2%D0%B0,_%D0%93%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%BB%D1%8C_%D0%90%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0
Guzel Urazova Lyrics more
Guzel Urazova Featuring Lyrics more
Excellent Songs recommendation
Popular Songs
Artists
Songs