Теләк [Teləq] [Russian translation]
Songs
2025-12-08 14:11:45
Теләк [Teləq] [Russian translation]
Син чиксезлек, зәңгәр күгем,
Йолдызым булсаң икән
Йөрәгеңнең иң түрендә
Балкып ла торсам икән
Син офыгым, алсу шәфәкъ,
Кояшым булсаң икән
Мөлдерәмә күзләреңә
Сер булып тулсам икән
Син диңгезем, очсыз дәрьям,
Дулкыным булсаң икән
Күңелеңне көйдерерлек
Ялкынлап янсам икән
Җәберләнгән үксез җанга
Сөю көч бирсә икән
Вакыт чикләрен аударып
Бәхет нур сипсә икән
- Artist:Guzel Urazova
- Album:Яратып карасаң