Тормышымның яме [Tormışımnıñ yəme] lyrics

Songs   2025-12-08 15:10:09

Тормышымның яме [Tormışımnıñ yəme] lyrics

Кояш нуры булып,

Чишмәдәй ургылып,

Күңелемә минем

Килдең сөю алып

Айдай якты йөзең,

Балдай татлы сүзең

Эри бәгырькәем,

Бер елмайсаң үзең

Бердән-берем дисәң,

Иң бәхетле сизәм.

Тормышымның яме

Синдә генә икән.

Күземә кара әле,

Әлдә син бар эле

Синең белән миңа

Шул тикле күңелле

Булгач күңелдә яз,

Бәхет күгем аяз

Сөю бәйрәм итә,

Йөрәк тулы гел наз.

Синең белән генә

Гөрләшеп гомергә

Яшәрбез эле без,

Иркәм, бергә-бергә

Guzel Urazova more
  • country:Russia
  • Languages:Tatar, Russian
  • Genre:Pop
  • Official site:http://urazova.ru
  • Wiki:https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A3%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%BE%D0%B2%D0%B0,_%D0%93%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%BB%D1%8C_%D0%90%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0
Guzel Urazova Lyrics more
Guzel Urazova Featuring Lyrics more
Excellent Songs recommendation
Popular Songs
Artists
Songs