Туган авылыма [Tugan avılıma] lyrics
Songs
2025-12-08 15:10:21
Туган авылыма [Tugan avılıma] lyrics
Чыңлы суы җәелеп ага,
Язгы ташкыннар килсә
Ташкыннар кебек шаулашып,
Авылымда яшьләр үсә
Туган авылым минем каршымда,
Күңелем һаман омтыла шунда
Ераклардан карап киләм
Чыңлы басуларыңа
Шунда гына тыңгы табам
Йөрәгем ярсуларына
Шушы кырлар буйлап минем
Яшьлек юлларым үткән
Шул юллардан яшьлек дустым
Елмаеп чыкса икән!
- Artist:Guzel Urazova
- Album:Яратып карасаң