Ұмытылмас Күн [Umıtılmas Kün] [Tatar translation]
Songs
2024-11-14 15:44:44
Ұмытылмас Күн [Umıtılmas Kün] [Tatar translation]
Бер күрүдә гашыйк булдым үзеңә,
Иркәләгән балдай татлы сүзеңә.
Коллыгыңа яулап алдың җанымны.
Күрәм бары нурга тулы йөзеңне.
Ай-һай гаҗәп, Онытылмас көн.
Ай-һай, җаным, Онытылмас көн.
Заргып көткән хыялым син,
Алсу аткан таңнарым син.
Уч төбендә генә йөртәм,
Кадерлем дә бәгырем син.
Йөрәккә һичкем бирә алмас әмерен,
Сүндерә алмас хисемемнең ялкыннын.
Бәхетемен бу галәмдә син әгәр,
Тәкъдиремә бүләк итче, тәңерем.
Ай-һай гаҗәп Онытылмас көн.
Ай-һай, җаным, Онытылмас көн.
Заргып көткән арманым син,
Алсу аткан таңнарым син.
Уч төбендә генә йөрттем,
Кадерлем дә бәгырем син.
Сине, җаным, югалталмыйм, югалтмыйм!
Сине ничек ятларга мин калдырыйм?
Заргып көткән хыялым син,
Алсу аткан таңнарым син.
Уч төбендә генә йөрттем,
Кадерлем дә бәгырем син.
- Artist:Dimash Kudaibergen
- Album:Туған Жер