Хыялым [Xıyalım] [Russian translation]
Songs
2025-12-08 15:04:57
Хыялым [Xıyalım] [Russian translation]
Гел дә төшемдә күрәм,
Алларыңа йөгерәм
Син ул диеп күңелемне
Татлы хисләргә төрәм
Син – хыялым бакчасы,
Көн дә төшемә кергән
Тылсымлы булган уйлардан,
Якты киләчәк үргән
Син – хыялым бакчасы,
Алсу гөлгә күмелгән
Исемең күңел күгенә
Шатлыклардан чигелгән
Өннәремнең син балкышы,
Шатлыкларга төренгән
Мин үзем дә янар йолдыз,
Мәхәббәтнең сереннән
- Artist:Guzel Urazova