Яңгыр [Yañgır] lyrics

Songs   2025-12-08 17:49:19

Яңгыр [Yañgır] lyrics

Каеннар да "китмә" дигән сыман

Моңаешып басып калдылар

Карыйм, карыйм һаман каерылып

Кыен да шул китеп барулар

Ярый әле биткә сибә яңгыр

Күз яшемне синнән яшереп

Яшнең генә түгел, хисләрнең дә

Кадерлесен була яшереп

Күзләремнән шатлык яшен сөртә

Качсын әйдә миннән кайгылар

Синең янда мин бик бәхетле шул

Сиздеме әллә шуны каеннар

Бөтенләйгә килү түгелле бу

Кунак кына булып килүем

Юлларыма чәчәк сибеп китәм

Эзләремә басып кил үзең

Guzel Urazova more
  • country:Russia
  • Languages:Tatar, Russian
  • Genre:Pop
  • Official site:http://urazova.ru
  • Wiki:https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A3%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%BE%D0%B2%D0%B0,_%D0%93%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%BB%D1%8C_%D0%90%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0
Guzel Urazova Lyrics more
Guzel Urazova Featuring Lyrics more
Excellent Songs recommendation
Popular Songs
Artists
Songs