Өемә шатлык тулсын [Öyemə şatlıq tulsın] lyrics

Songs   2025-12-08 12:07:51

Өемә шатлык тулсын [Öyemə şatlıq tulsın] lyrics

Матур гөлләр үстерәмен,

Өемә бәхет теләп,

Ул гөлләрнең гомерләре

Миннән икәнен белеп

Өебездә һәммәбезгә

Шатлык бирсен гөлләрем

Ямьле булсын өебез дә,

Шуны тели йөрәгем

Туган көннәр генә түгел,

Һәр көне ямьле булсын.

Бәхет тойсын безнең күңел,

Өемә шатлык тулсын.

Тәмле ашлар пешерәмен,

Чиксез ярату белән,

Өебездә һәммәбезгә

Исәнлек- саулык теләп

Ниләр генә эшләсәм дә,

Якыннарым - күңелдә

Аларны да, гөлләрне дә

Яратырмын гомергә

Guzel Urazova more
  • country:Russia
  • Languages:Tatar, Russian
  • Genre:Pop
  • Official site:http://urazova.ru
  • Wiki:https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A3%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%BE%D0%B2%D0%B0,_%D0%93%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%BB%D1%8C_%D0%90%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0
Guzel Urazova Lyrics more
Guzel Urazova Featuring Lyrics more
Excellent Songs recommendation
Popular Songs
Artists
Songs