Озак яшә әнкәй, шатлык белән [Ozaq yəşə ənkəy, şatlıq belən] lyrics
Songs
2024-10-05 11:29:14
Озак яшә әнкәй, шатлык белән [Ozaq yəşə ənkəy, şatlıq belən] lyrics
Ап-ак чәчләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр әнкәй безнең хакта
Төбәп күзләреңне безнең кайтыр юлга
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда
Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән
Изге теләкләрне әйтеп барыбызга
Сакланыгыз диеп ялгышлардан
Бизәп гомерләрне аклык булсын җанда
Зарланмагыз диеп язмышлардан
Әйткән сүзләреңне искә алган чакта
Йөрәгемдә яшәү көчем арта
Гомер көзләремне узган чагымда да
Кабатлармын мин дә балаларга
- Artist:Guzel Urazova
- Album:Минем серем